Кама Тамагы штп шәхси ярдәмче хуҗалыкларны әйләнеп чыгу

2016 елның 18 ноябре, җомга

   Кама Тамагы муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча эш алып барыла. Авыл халкына өстенлекле шартларда кредитлар бирелә һәм процентларның бер өлеше федераль һәм республика бюджетларыннан субсидия формасында кайтарыла. Акча шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен бүлеп бирелә: терлекчелек биналары төзү, терлек сатып алу һәм тоту.

   Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә махсус эш төркеме булдырылды. Эшче төркемнең җитәкчесе  булып идарә җитәкчесе Илфат Вәлиев тора. Эшче төркем субсидия алуга документлар кабул итә, бирелгән акчаларның максатчан һәм нәтиҗәле кулланылуын тикшерә.

   18 ноябрь көнне эшче төркем Кама Тамагы штп урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тикшерү белән  булып кайтты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International