Район предприятие, оешма, учреждение, бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән чираттагы киңәшмәне муниципаль район башлыгы Павел Лоханов үткәрде. Иң элек ул бу көннәрдә үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүче белгечләрне һәм бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен үткәрүчеләрне котлады.
Үзсалым мәсьәләсе буенча референдум йомгаклары белән МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, референдумда районда яшәүчеләрнең 60% артыгы катнашкан.
Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек чаралары программасы турында МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина сөйләде. Районда бәйрәм чараларын үткәрүдә традицион конкурслар оештырылачак. Шулай ук кышкы каникул вакытында яшьләр һәм гаилә белән ял итүне оештыруга басым ясалачак.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Голованов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында район мәдәният учрежденияләре башкарачак чаралар планы белән таныштырды. Ул авыл җирлекләрендә "Иң яхшы Яңа ел чыршысы" конкурсы турында тулырак сөйләде. Газета - журналларга язылу барышы турында Кама Тамагы почтамт җитәкчесе урынбасары Айгөл Мозаффарова таныштырды.