20 ноябрь көнне районның 8660 кешесе (84,9%) үзсалым мәсьәләсе буенча референдумда катнашты. Барлык тавыш бирүчеләрнең 93%ы уртак ихтыяҗларга акча җыю турында уңай фикердә.
Җирлекләр арасында халык активлыгы 90%ка кадәр җиткән лидерлар да бар. Болар - Балтач (99%), Олы Бортас (96%), Иске Барыш (96%), Иске Казиле (94%), Олы Салтык (93%) авыл җирлекләре. Балтач һәм Иске Барыш җирлекләрендә референдумның барлык катнашучылары җирлекне төзекләндерүгә акча җыю өчен тавыш биргән. Олы Карамал, Олы Кариле, Келәнче, Красновидово, Осинники җирлекләрендә яшәүчеләр дә референдумга җитди караган. Аларда халыкның 73-88%ы килгән.
Нигездә җирлекләрдә җыела торган сумма 300 сумны тәшкил итәчәк. Шулай да Иске Казиле халкы үзсалым программасы буенча инде берничә елдан бирле һәр кешедән 1000әр сум җыя. Бу сумманы киләсе елга да калдырганнар. Балтач, Красновидово, Иске Барыш, Уразлино һәм Келәнчедә һәр кешедән 500әр сум җыерга карар ителгән. Күргәнегезчә, референдумда халык актив катнашкан җирлектә карар да җитдирәк була. Район халкы күпчелек кеше кабул иткән карарны хөрмәт итәр һәм җирлекләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән программада катнашыр дип өметләнәбез.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район киңәшмәсендә референдум нәтиҗәләрен хәбәр иткәндә җирлек башлыкларына халык белән эшләве, участок комиссиясе әгъзаларына төгәл һәм дөрес эш итүләре, район халкына исә ышаныч белдерүләре, авыл һәм поселокларыбызны тагын да төзегрәк, матуррак итәргә омтылулары өчен рәхмәт әйтте.