Бадминтончылар уңышлы чыгыш ясады

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

19-20 ноябрьдә Алабугада бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогына 5нче тур үтте. Республиканың 14 шәһәр һәм районыннан килгән 200дән артык спортчы белән берлектә турнирда безнең районнан да 15 бадминтончы катнашты.

Спортчыларның барысы да уңышлы чыгыш ясаган. Дмитрий Севастьянов ярышларның көмеш призеры булды. Айрат Ишанов өченче урынны яулады. Фариза Моталипова шәхси беренчелектә җиңүгә бер адым кала һәм Таңсылу Хәсәнова белән парлап уйнаганда киеренке көрәштә чирек финалда оттырды. Спортчыларның барысы да җиңүгә иреште. Алда төп турнир - Россия Беренчелеге. Ярышларга илнең барлык көчле бадминтончылары да җыелачак. Ул Казан шәһәрендә 2-7 декабрьдә булачак. Безнең районнан турнирда 4 спортчы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International