"Сөйки" һәм "Кирельск" бүлекчәләренең терлечелек фермаларын әйләнү

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

   21 ноябрь көнне терлекләрнең кышлату торышын тикшерү максаты белән  Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов "Кама Тамагы" АХП  "Сөйки" һәм "Кирельск" бүлекчәләрендә булып кайтты.

   Чарада шулай ук  Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, "Идел" ҖАҖ директоры Рәис Исмәгыйлев, "Кама Тамагы" АХП директоры вазыйфаларын башкаручы Фәрид Садыйков, бүлек җитәкчеләре Сергей Борисов һәм Марат Заһидуллин катнашты.

   Алар башта райондагы иң эре Сөйки сөтчелек комплексында булдылар. Анда 1050 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 744 башы сыерлар. Шулай ук Мордва Каратае, Ишем, Кирельск авылларында бозауларны тоту һәм ашату технологиясе белән таныштылар. Бүлек җитәкчеләренә терлекләрне тоту, ашату һәм җылы су эчерүне оештыру буенча киңәшләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International