22 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Айрат Фәррахов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Үзләренең сораулары белән анарга 3 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар төрле характерда иде. Айрат Зәки улы барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады һәм аларның чишелешендә ярдәм итәргә сүз бирде.