22 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Павел Лоханов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Бу көнне Павел Николаевичка үзләренең проблемалары һәм теләкләре белән биш кеше мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле иде. Каматамагылыларны 11 сыйныфтан соң югары уку йортына керергә ярдәм итү, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүдә ярдәм күрсәтү, җир сораулары борчый. Шулай ук Павел Николаевичка Варварино авыл җирлегенең Көрәле авылындагы күлне төзекләндерү мәсьәләсе белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә җентекләп каралды. Кабул итү тәмамлангач, куелган бурычларны хәл итү өчен, район предприятие һәм оешма җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелде.