2017 елдан мәҗбүри пенсия һәм медицина иминләвенә иминләү түләүләрен администрацияләү функцияләре Федераль салым хезмәтенә күчерелә.
Моның белән бәйле рәвештә Пенсия фонды иминләү түләүләре буенча бурычлары булганнарга ел ахырына кадәр хисапларны төгәлләргә һәм бурычларны түләп бетерергә, тиешле суммадан артыграк түләгән очракта акчаны кире кайтару өчен гариза язып, тору урыны буенча пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген җиткерә.
- Пенсия фонды идарәсе 2016 һәм аннан алдагы еллар өчен иминләү тәләүләренең тулысынча һәм вакытында күчерелүен котнрольдә тотачак яки иминләү кертемнәре, пеня һәм штрафлар өчен түләнгән артык акчаны кире кайтарачак, - ди Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов. - Иминләүчеләр үз чиратларында агымдагы елның тиешле чоры өчен кертемнәр түләү турында Пнсия фонды идарәсе алдында вакытында хисап тотарга бурычлы. Бу мәгълүматлар түләүләр буенча хисапка нигез булып торачак, аннан соң документлар салым органнарына тапшырылачак.
Бурычлар һәм артык түләнгән акчалар турындагы мәгълүматны, шулай ук кертемнәр түләү өчен реквизитларны Пенсия фонды идарәсендә белергә була. Түләүчеләр шулай ук www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru сайтларында теркәлеп, Иминләүче кабинетына кереп, бурыч булу турында белешмәлек алырга, түләүләр реестры турында белә ала. Түләү реквизитлары сайтта урнаштырылган.