Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү кысаларында, 22 ноябрь көнне, Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау "Хокук яклаучылар" отряды әгъзалары һәм Россия укучылар хәрәкәте активистлары 1-4 сыйныфларда "Балаларның бурычлары һәм хокуклары" темасына сыйныф сәгатьләре уздырдылар.
Балаларга әкиятләрдән өзекләр әзерләнгән иде. Аларны караганнан соң балаларга әкиятләрнең авторлары кем, әкият геройларының нинди хокуклары бозылуы турында сораулар бирелде. Ахырдан хокукый күнекмәләрне беркетү өчен уен үткәрелде.