Әниләр көне алдыннан Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 "Б" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Н.С.Хәбибуллина) Район балалар китапханәсендә кунакта булып кайттылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга "Әниләр көне" исемле тематик презентация әзерләгәннәр иде. Укучылар "Һәрвакыт әни булсын" шигырь конкурсында катнаштылар, "Иң матур әни" темасына рәсемнәр ясадылар.
Очрашу ахырында барлык килгән кунакларга актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.