21 ноябрьгә районда яшәүчеләр салымнарның яртысыннан артыгын түләгән. Исәпләнгән суммадан милек салымы 1млн.234 мең сум яки 62%, транспорт салымы 6 млн.526 мең сум яки 59%, җир салымы 4млн.950 мең сум яки 65% түләнгән.
Көн саен салым хезмәте хезмәткәрләре 30-40 кеше кабул итә. Аерым алганда, салым түләүчеләр квитанцияләр алу өчен килә, чөнки салым түләү өчен хәбәр алмаучылар, шулай ук салым чигерүләре белән кызыксынучылар да бар.
18,19 ноябрьдә "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Халык үзен кызыксындырган сораулар белән килде. Барысы 139 кеше мөрәҗәгать итте.