"Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре районның ветераннар (пенсионелар) советы рәисе Виталий Юманов белән берлектә районның авыл җирлекләренә мобиль бригадалар оештырдылар. Алар Осинники, Тәмте, Азат хезмәт (Свободный труд) авылларында олы яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, шулай ук төрле социаль хезмәткә мохтаҗ, балигъ булмаган балалары булган гаиләләрне йөреп чыктылар.
Белгечләр социаль хезмәт күрсәтү буенча консультация уздырдылар, балигъ булмаган балаларны интернатка урнаштыруны аңлаттылар. Шулай ук ул көнне мобиль бригада социаль-медицина, социаль-психологик хезмәтләр һәм квалификацияле юрист ярдәме күрсәтте.