Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Ирландиядән килгән делегация белән эшлекле очрашу уздырды. Алар безнең районга тәҗрибә уртаклашу һәм авыл хуҗалыгы тармагында үзара файдалы хезмәттәшлек итү максаты белән килделәр. Делегацияне ГУП РАЦИН РТ инвестицияләр һәм инновацияләр булеге башлыгы Илһам Нуруллин озатып йөрде.
Делегация әгъзаларын Кама Тамагы җирендә Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, "Кама Тамагы" АХП терлекчелек буенча директор урынбасары Алфик Санатулов каршы алды.
Беренче делегация райондагы иң эре Сөйки сөтчелек комплексында булды. Илфат Вәлиев райондагы һәм әлеге комплекстагы терлекчелек тармагы буенча эшләр торышы белән таныштырды. Хәзерге вакытта комплекста 1050 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 744 сыерлар. Аларны ашату һәм тоту технологияләре төгәл үтәлә.
Шуннан соң делегация "Кама Тамагы" АХП "Красновидово" бүлекчәсенә юл тотты. Монда "Герефорд" токымлы итле терлек асрала. Барлыгы 705 баш, шуның 291 сыерлар. Терлекне тоту һәм ашату технологиясе белән танышканнан соң кунаклар Ирландиядә дә шундый ук технологияләр кулланылуын билгеләп үттеләр.
Делегация әгъзалары очрашудан канәгать калдылар һәм киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.