Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия пенсионерларына 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы Федераль законга кул куйды.
Ул 2017 елның гыйнварында Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы барлык гражданнарга биреләчәк. Пенсия фонды әлеге сумманы пенсия эшендәге документлар нигезендә түләячәк, шуңа күрә ПФР органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәкми.