"Ак йорт" язмышы

2016 елның 25 ноябре, җомга

   Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов хәбәр иткәнчә, Южная Околицадагы күп катлы йорт 39 номерга исәпләнгән кунакханә итеп реконструкцияләнәчәк. Ул 134 ял итүчегә исәпләнә.

   Бина 3,4 млн. сумга аукционда сатылган, бу акча поселок бюджетына кергән. Яңа хуҗалар бина янындагы җир участогын арендага алачак, анда машиналар кую урыны, балалар мәйданчыгы һәм ял итү зонасы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International