Кама Тамагы районында ветераннар советы пленумы булып узды, анда өлкән кешеләрнең социаль-икътисади хәлен яхшырту мәсьәләсе күтәрелде, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында чаралар уздыруга әзерлек планы турында фикер алыштылар. Ветераннар "Тынычлык хакына хәтер" проекты буенча кадет мәктәбе эше белән танышты, берничә оештыру мәсьәләсен тикшерде.