Укудан ничек файда алырга

2016 елның 25 ноябре, җомга

   Район мәдәният йортында республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан шәһәренең аграр уку йортлары вәкилләре мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары белән очрашты.

   Чараның максаты - агросәнәгать комплексында яшь белгечләргә гамәлдәге ярдәм чаралары турындагы мәгълүматны укучыларга җиткерү һәм авыл мәктәпләре чыгарылышларын һөнәри белем бирүче аграр учреждениеләргә тарту.

   МР Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина районда агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләргә бирелүче ярдәм программалары турында сөйләде.

   Министрлыкның фән, мәгариф һәи инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин белгечләрне авылда калдыру чаралары белән таныштырды. Әгәр югары уку йортын тәмамлаганнан соң 5 ел авылда эшләргә теләк белдерсәләр, студентларга авыл хуҗалыгы предприятиясе 10 мең сум күләмендә стипендия түләп торачак.

   Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультеты деканы Игорь Сержанов һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе кафедра мөдире Мөнирә Гайнуллина яшь белгечләр өчен югары уку йортларындагы өстенлекләр турында сөйләде.

   Авыл хуҗалыгы уку йортларын тәмамлап авылга кайтучыларга бер тапкыр акчалата пособие түләнә: югары уку йортларын тәмамлаучыларга - 200 мең сум, техникум тәмамлаучыларга - 100 мең сум. Яшь белгечләрнең ике категориясенә дә төп хезмәт хакына бюджеттан айлык өстәмә кушыла. Моннан тыш, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең, шул исәптән "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатлы  программасы кысаларында яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту буенча чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International