Кадерле әниләр!
Чын күңелдән сезне иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм! Бу көн безнең һәрберебезгә алдыгызда баш ияргә һәм сез бүләк иткән җылылык өчен рәхмәтебезне белдерергә тагын бер мөмкинлек бирә. Ана мәхәббәте күзгә күренмәс көчкә ия, ул яңа эшләр башларга илһам бирә, ышаныч өсти, авыр чакларда яклый һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Хатын-кызның иң мөһим вазифасы беренче чиратта балалар тәрбияләп үстерү, җәмгыятьтәге рухи – әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, гаилә учагын саклау белән бәйле.
Рәхмәт сезгә, кадерле әниләребез! Чиксез мәхәббәтегез, ягымлы карашыгыз өчен зур рәхмәт! Һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Елмаюыгыз кояш нурлары кебек яктылык, җылылык тарасын, һәр көн сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен, балаларыгызның уңышлары белән горурланып, сөенеп яшәргә насыйп булсын!
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы П.Н.Лоханов