28 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Киңәшмәне ачып, Павел Николаевич кыскача алдагы атнада буласы чараларны билгеләде һәм көн үзәгендәге сораулар буенча фикер алышуга күчергә тәкъдим итте.
Районда хуҗалык итүнең кече формалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше белән Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев таныштырды.
Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов Пенсия фонды электрон сервисы, Пенсия калькуляторының мөмкинлекләре турында сөйләде.
Киңәшмә ахырында Павел Николаевич барлык җитәкчеләргә агымдагы атнага йөкләмәләр бирде һәм нәтиҗәле эш теләде.