Донор көне

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

   29 ноябрь көнне Кама Тамагы  Үзәк район хастаханәсендә "Донор көне үтәчәк". Кан һәм аның компонентларына мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләрне Кама Тамагы штп, Гагарин урамы, 8 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз.  Һәр тапшырган кан өчен донорга 609 сум күләмендә акча түләнә. Шулай ук донор эшләгән оешмада аңа ике түләүле эш көне бирелә.

   Донорның яше 18 яшьтән алып 60 яшькәчә, авырлыгы кимендә 50 кг булырга тиеш. Кан тапшырыр алдыннан  ике  тәүлеккә алкогольдән баш тартырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International