Район Башлыгы Павел Лоханов авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

   28 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы  Павел Лоханов авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды.

   Муниципаль берәмлекләрдә 2015 ел өчен милек салымнарын җыю буенча Кама Тамагы муниципаль районы  Финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова хәбәр итте.

   Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты оештыру эшләре бүлеге башлыгы Рамил Хәйруллин электрон документ әйләнешендәге яңалыклар турында сөйләде.

   Шулай ук киңәшмә барышында Павел Николаевич  2016 елның  август-сентябрь айларында халык белән очрашулар вакытында әйтелгән проблемаларның һәм бурычларның үтәлеше турында муниципаль берәмлекләр башлыкларының чыгышларын тыңлады. Иң беренче булып әлеге мәсьәлә буенча Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин чыгыш ясады. Аннары Олы Карамалы авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин, Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев чыгыш ясадылар. Барлык дүрт авыл җирлекләрендә дә күп кенә мәсьәләләр хәл ителгән инде, проблемаларның бер өлеше хәл итү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International