Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы тарафыннан расланган график буенча 2 атнага 1 тапкыр Кама Тамагы муниципаль районы сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнаша.
26 ноябрьдә каматамагылылар кабат ярминкәдә катнаштылар. Сәүдә мәйданчыгы Казан шәһәре "Җиләкле Бистәсе" сәүдә үзәге каршында оештырылды. Ярминкәдә Кама Тамагы муниципаль районын "Кама Тамагы" АХП" ҖАҖ , "Кама Тамагы икмәк кабул итү предприятиясе"ААҖ, Район кулланучылар җәмгыяте,Тәмте, Красновидово, Осинники, Иске Казиле, Олы Карамал, Уразлино һәм Олы Кариле авыл җирлекләре, "Уют+" тәкдим иттеләр. Товарларларның ассортименты киң иде: ит, сөт, йомырка, бал, балык, камыр ризыклары, бәрәңге, кишер, суган, алма, фураж, печән, салам, бодай, арпа, арыш, борчак, солы һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе.
Сатучыларның сатып алучыларга карата яхшы мөнәсәбәте, ассортиментың төрлелеге безнең сәүдә рәтләренә һәрвакыт Казан халкын җәлеп итә. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр күпкә арзанрак, шуңа күрә шәһәр халкы бик теләп һәм рәхмәтләр әйтеп тәкъдим ителгән продукцияне сатып ала.