25 ноябрьдә Казан шәһәрендә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында, "Татарстан республикасының рус традицион мәдәнияте" республика проекты кысаларында, «Полиэтник иҗтимагый-мәдәни җирлектә рус фольклорын саклау һәм өйрәнү» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Конференциядә укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, докторантлар, аспирантлар, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, сәнгать, мәгариф, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Катнашучылар арасында Кама Тамагы муниципаль районы вәкилләре дә бар иде: Нәсимә Ибәтуллина –МБУ "ЦКДОН" директоры, Лера Киселева –МБУ "ЦКДОН" сәнгать җитәкчесе, Наталья Никифорова – Куйбышев Затон штп Столяров исемендәге мәдәният йортының "Вообрази" театр коллективы җитәкчесе һәм Вера Кузьменок - Тенеш штп мәдәният йорты мөдире.
Конференциянең төп эш юнәлешләре: