Олы Салтык авыл җирлегенең Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Чын күңелдән" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
Сәхнәдә баянчы Әнәс Мәһдиев уйнаган көйләргә Нурфия Мәһдиева, Лилия Хәлиуллина, Фәрит Садыйков, Суфия Гөбәйдуллина, Айрат Кадыйров, Хәмит Газиев җырлар башкардылар. Ә инде авыл халкы бәйрем концертыннан хозурланып, рәхәтләнеп ял итте. Алар киләчәктә дә артистларны авыл сәхнәсендә көтеп калачаклар.
Салават Кадыйров