Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты 24 ноябрьдән алып 20 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы "Ел эшкуары: Алтын йөзлек – 2016 " конкурсы уздыруын хәбәр итә (алга таба – Бәйге).
Конкурс кысаларында эшмәкәрнең таланты, үз тармагы үсешенә, муниципалитет һәм тулаем алганда республикага икътисадына керткән өлеше билгеләнә.
Конкурсның максаты: Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген үстерү, кече һәм урта бизнес өлкәсендә үсешне стимуллаштыру.
Бәйгедә http://100rt.ru/ сайтында анкета тутырган теләсә кайсы эшмәкәр катнаша ала. Эксперт сораштыру нигезендә сайтта катнашучылар сайлап алыначак, алар арасында ачык тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр билгеләнәчәк. Эшкуарлар өчен теләге булган һәркем тавыш бирә ала.
Татарстан Республикасы 100 иң яхшы эшмәкәрләрен билгеләү тантанасы 21 декабрь көнне узачак.