Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Гөлназ Хөснетдинова, Әниләр көненә багышланган, "Иң кадерле кеше"дип исемләнгән сәнгатьчә укучылар бәйгесе үткәрде .
Әлеге чараның максатлары һәм бурычлары: шагыйрьләр һәм язучыларның иҗаты белән таныштыру; укучыларның иҗади, сөйләм сәләтләрен үстерү; балаларда гаилә кыйммәтләрен формалаштыру; әниләргә карата хөрмәтле карашны тәрбияләү .
Чараның ахырында балалар барлык әниләргә дә тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм киләчәккә ышаныч, хыялларының тормышка ашуын теләделәр.