Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының 80-еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Минзәлә шәһәренең мәдәният сараенда узды. "Кама Тамагы муниципаль район халкына мәдәни ял хезмәте күрсәтү буенча үзәк" МБУ директоры Нәсимә Ибатуллина театрны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән бәйрәм белән котлады, театрның җитәкчелегенә һәм иҗат коллективына күп еллар дәвамында каматамагылыларны кызыклы һәм төрле репертуарлар белән сөендергәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.
Аннары кунаклар игътибарына Кәрим Тинчуринның "КАРАКҮЗ" спектакле премьерасы тәкъдим ителде.