Атабай авылы мәдәният йортында “Бердәнбер бит алар, бердәнбер” дип исемләнгән әдәби кичә

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

   Ноябрьнең соңгы якшәмбесе илебездә Аналар көне буларак билгеләнә. Ана булу бәхетенә ирешкән хатын-кызларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү — безнең бурычыбыз, чөнки бәхетле әниләр, сәламәт һәм акыллы балалар яшәгән илнең киләчәге якты.

   28 ноябрь көнне Атабай  авылы мәдәният йорты мөдире Рәмис Зиннәтуллин  әниләр көненә багышланган “Бердәнбер бит алар, бердәнбер” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә оештырды.  Бәйрәмдә Гөлназ Галиуллина, Әлфия Хадиева, Әлфия Вәлиева, Рәмис Зиннатуллин,  Гөлшәһидә Кәримовалар башкарган җырларны Әниләр үзләренең балаларыннан бәйрәм сәламе итеп кабул иттеләр. Күпләренең, ерактагы балаларын сагынып, күзендә яшь тамчылары күренде

   Кичә чәй табыны артында дәвам итте.  Бәйрәмгә килүчеләрне Алсинә Зиннәтуллина, Рушания Рахматуллина, Айгөл Закирова, Әлфия Вәлиева, Гөлшәһидә Кәримова, Әлфия Хадиева татлы ризыклар белән сыйлады. Бәйрәмнән аналар күтәренке күңел белән, кичәне оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

   Шул ук көнне кич белән Атабай киленнәре өчен "Уйныйбыз да, жырлыйбыз да" дип исемләнгән кичә дә үткәрелде. Кичәдә мәкальләр һәм табышмаклар ярдәмендә әниләрнең зирәклекләре һәм тапкырлыклары сыналды, кызыклы уеннар уйнатылды.

   Әни — Җир йөзендә иң кадерле, иң якын кеше. Аның назын, җылы күз карашын бернәрсә дә алыштыра алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International