Каматамагылылар донор көнендә 38 литр кан бирделәр

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

   Кама Тамагы муниципаль районында чит кешеләрнең кайгысына битараф булмаганнар күп. Бу 29 ноябрь көнне район үзәк хастаханәсендә үткән Донор көненнән ачык күренә. Казаннан  Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы килеп җиткәнче хастаханәнең коридорында  зур чират барлыкка килде. Кан тапшырырга район үзәгеннән генә түгел, шулай ук  районның башка торак пунктларыннан да кешеләр агылды. Барлыгы бу көнне 81 кеше донор булды. Каматамагылылар 38 литр кан тапшырды. Үзәк район хастаханәсенең җитәкчелеге барлык донорларга актив катнашкан өчен зур рәхмәтен белдерә.

   Донорлыкны үлем белән көрәшкән кешегә  өмет бирү белән  чагыштырырга мөмкин. Гомер кешегә бер генә бирелә, шуның өчен әгәр дә без, сәламәт кешеләр,  кан биреп авыруларга ярдәм итә алабыз икән, димәк бу мөмкинчелекне кулдан ычкындырырга ярамый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International