28 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районында "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция 4 декабрьгә кадәр дәвам итә. Акциянең төп максаты – безнең илдә җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ- инфекциясе таралуга җәлеп итү.
Акция Бөтенроссия СПИДка каршы көрәш көненә багышланган. Ул бөтен дөньяда 1 декабрь көнне билгеләп үтелә. 7 көн дәвамында мәгариф оешмаларында, хәрби-уку йортларында, балигъ булмаганнар өчен тәрбия бирү колонияләрендә , шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узучы һәм контракт буенча чакырылган гражданнар өчен ВИЧ таралуны профилактикалау буенча ачык дәресләр уздырылачак.