Безнең яшьләр профсоюзы лидеры!

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

   Кама Тамагы муниципаль районы "Форпост" МУ директоры Антон Хәкимов   Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Укыту-тикшеренү үзәге базасында оештырылган яшьләр арасында профсоюз лидерларының 3 көнлек  укыту  семинарында катнашты.

   Укыту семинарын ачуда  һәм ябуда  катнашучыларны Татарстан Республикасы Профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Гафаров Марат Рөстәм улы сәламләде.

  Укыту семинары программасына лекцияләр, мастер-класслар, төрле тренинглар һәм хәтта Татарстан Республикасы Профсоюзларының тарихи музеена экскурсия кертелгән иде.

    Семинар тәмамланганнан соң барлык яшьләр профсоюзы лидерларына укулар узу турында таныклык тапшырылды.

   Кама Тамагы муниципаль районы вәкиле Антон Хәкимов, “Будет чисто" республика яшьләр экологик хәрәкәте чараларын уздыруда актив катнашканы өчен, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International