30 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен Кама Тамагы штп яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне - Сторожук Екатерина Ивановна билгеләп үтте. Әлеге зур бәйрәме белән Екатерина Ивановнаны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Виталий Юманов котлады.
Екатерина Ивановнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау телеграммасын тапшырдылар.