Светлана Никаншина өчен тавыш бирик!

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

   Кама Тамагы штп яшәүче Светлана Никаншина мөмкинлекләре чикләнгән иң талантлы кызлар арасында  "Жемчужина Татарстана" республика матурлык конкурсында тугыз катнашучының берсе булды. Конкурсның финалы 9 декабрь көнне Казан шәһәрендә узачак.

   Бу конкурс – катнашучыларның үз сәләтләрен күрсәтергә, үзләренең яхшы кәефе белән башкаларны таң калдырырга һәм бернигә дә карамастан яшәүнең бик күңелле һәм искиткеч булуын исбатларга  мөмкинлек бирә.

   Безнең катнашучы Светлана Никаншина актив тормыш рәвеше алып бара. Аңа барысы да кызык – музыка, спорт һәм мәдәни вакыйгалар.

   Барлык каматамагылыларны Светлананы өчен  http://www.wday.ru/stil-zhizny/vibor-redakcii/vot-eto-da-9-devushek-s-udivitelnoy-sudboy/4/ сайтында тавыш бирергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International