"Бүгенге заман хатын-кызлары күзлегеннән иҗтимагый кыйммәтләр системасы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

   29 ноябрь көнне  Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты  Хатын-кызлар советы  рәисе Ләйсән Рахманова "Бүгенге заман хатын-кызлары күзлегеннән  иҗтимагый кыйммәтләр системасы" дип  исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты.  Чара  РОО "Татарстан хатын-кызлары"  инициативасы буенча  "Казан Кремле" Музей-тыюлык территориясендә  "Эрмитаж-Казан" Үзәгенең лекцияләр залында узды. Чараны  Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы  ачты.

   Түгәрәк өстәл вакытында шулай ук "Ел  хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" Республика бәйгесенең  зона турларын үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International