Районда кече форма хуҗалыклары үсә

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

   Бүгенге көндә Кама Тамагы районында 25 фермерлык хуҗалыгы бар. Алар 2200 гектар сөрү җирен эшкәртәләр. 2016 елда әлеге мәйданда 2 мең тонна ашлык һәм 2,7 мең тонна терлек азыгы җитештерелгән. Бу  үз мал-туарларын  терлек азыгы белән тулысынча тәэмин итәргә, ә үзләреннән арткан өлешне якын-тирә авыллардагы халыкка сатырга мөмкинлек бирә . Фермер хуҗалыкларында 450 баш мөгезле эре терлек асрала (ел башына баш саны 32% арту белән), шуларның 168 башы сыер. Шулай ук 86 баш ат, 35 баш дуңгыз, 115 баш сарык һәм кәҗә һәм 500 дән артык кош бар. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 637 тонна сөт (үсеш 11%) һәм 54 тонна ит җитештерелгән (үсеш 13%). Продукцияне сатудан  26,5 млн. сум (128% 2015 елга) күләмендә акчалата табыш алынган.

   2011 елда "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча конкурста катнашып  районның 8 фермер хуҗалыгына сөт фермасы төзү өчен грант откан идек . Гомуми грантлар суммасы 10 млн. сум тәшкил итә. Шундый ук суммага  муниципаль бюджеттан ярдәм күрсәтелгән. Әлеге акчага бер мәрсин балыгы үрчетү буенча  гаилә фермасы һәм 200 баш савым сыерына 6 гаилә терлекчелек фермалары төзелгән.

   "Яшь фермерларга ярдәм итү"  программасы буенча конкурста катнашып, безнең районнан 3 фермер грант откан иде. Алар терлекчелек биналары төзү һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен  3,5 млн. сум күләмендә грант алдылар.

   Дәүләт тарафыннан тагын 30 төр ярдәм күрсәтү каралган.  2016 елда фермер хуҗалыклары үсемлекчелек  өлкәсендә  1,1 млн. сум  һәм үзләштерелгән сөт товары өчен 532 мең сум күләмендә субсидия алганнар. Барлыгы 2016 елда районның фермер хуҗалыклары  5,8 млн. сум  күләмендә дәүләт ярдәме алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International