Коррупциягә каршы көрәш буенча тәрбияләү атнасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә коррупциягә каршы дөньяга карашны формалаштыру буенча сыйныф сәгате узды .
Балалар кызыксынып "12 урындык" фильмыннан күренешләр карадылар. Психолог Татьяна Шулаева төркемнәрдә мәгълүмати-танып белү эшен алып барды. Балалар коррупция проблемалары өстендә фикер йөрттеләр. Чишү юлларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, мәктәп укучыларының төрле тормыш эпизодларын сәхнәләштерүләре бик кызык килеп чыкты. Соңыннан балалар "Һөнәри өлкәдә коррупциянең нәтиҗәләре" темасына роликлар карадылар.