"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

   2016 елның 1 декабрь көнне каматамагылылар "Бердәм Россия"  Бөтенроссия сәяси партиясенең 15 еллыгын билгеләп үтәләр.

   Бүгенге көндә "Бердәм Россия" 23 беренчел бүлекләрдә 1127 әгъзаны  берләштерә.  Бердәмроссиялеләр гражданнарның мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясыйлар, актив эшчәнлек алып баралар, социаль-әһәмиятле проектларны  гамәлгә ашыралар.

   15 ел эчендә "Бердәм Россия" кешеләр бердәмлеге, Россиянең  икътисадый һәм социаль тотрыклылыгын ныгыту  символына әйләнде. Партия конкрет эшләр белән иң авыр хәлләрдә дә  үз өстенә җаваплылык алырга һәм карарлар кабул итәргә  сәләтле икәнен раслады.

   1 декабрь көнне, "Бердәм Россия" партиясенең туган көне уңаеннан,  Кама Тамагы җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең сәяси советы секретаре урынбасары, Кама Тамагы муципаль район Башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International