Районных шәхси ярдәмче хуҗалыкларының үсеше

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

   Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм итү өчен республикада  савым сыерлары һәм кәҗәләр тотуга, мини-фермалар төзелешенә, таналар, өч яшьтән зуррак атларны тоту өчен  терлек азыгы, кош-корт сатып алуга  тотылган чыгымнарының бер өлешен кайтару буенча шәхси ярдәмче  хуҗалыкларның кредитларын субсидияләү дәвам итә.

   Савым сыерлары тоту чыгымнарын каплау программасы максатыннан  1 савым сыерына 3 мең сум, 1 ана кәҗәгә 1 мең сум күләмендә  субсидия бүленеп бирелә. 2016 елда район буенча 1458 баш савым сыерына  4 миллион 374 мең сум күләмендә субсидия алынган . Иң күп савым сыерлары түбәндәге авыл җирлекләрендә асрала:

  1. Олы Салтык авыл җирлеге – 212 баш савым сыерына 636 мең сум субсидия бирелгән.
  2. Иске Казиле авыл җирлеге – 206 баш савым сыерына 618 мең сум субсидия бирелгән.
  3. Олы Бортас авыл җирлеге – 118 савым сыерына 354 мең сум субсидия бирелгән.
  4. Олы Кариле авыл җирлеге – 104 баш савым сыерына 312 мең сум субсидия бирелгән.
  5. Варварино авыл җирлеге – 100 баш савым сыерына 300 мең сум субсидия бирелгән.

   Ана кәҗә тоту чыгымнарын каплау программасы буенча 388 башка  388 мең сум күләмендә  субсидия бүлеп бирелгән.  Иң күп кәҗә асраучы җирлекләр:

  1. Кама Тамагы штп – 93 баш ана кәҗәгә 93 мең сум субсидия бирелгән.
  2. Тәмте авыл җирлеге – 48 баш ана кәҗәгә 48 мең сум субсидия бирелгән.
  3. Красновидово авыл җирлеге – 37 баш ана кәҗәгә 37 мең сум субсидия бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International