1 декабрь көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында, инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Төрле төстәге бәйрәм” уен программасы әзерләнгән иде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамаша барышында балаларга төрле табышмаклар әйттеләр, кызыклы конкурслар оештырып, җиңүчеләргә призлар тапшырдылар. Балалар зур теләк белән әлеге конкурсларда катнашып, табышмакларга җаваплар эзләп, җырладылар һәм рәхәтләнеп биеделәр.