1 декабрь көнне Көрәле авылында яшәүче Салих белән Флүрә Нуруллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бергә тормыш итүләренең 50 еллык юбилее белән аларны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин һәм авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зөлфия Ибраһимова котладылар.
Рушан Тимербатыр улы һәм Зөлфия Заһит кызы юбилярларга Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын, авыл җирлеге исеменнән чәчәк бәйләме, муниципаль район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Салих белән Флүрә Нуруллиннар гаиләсе гомерләре буе Көрәле авылында яши. Икесе дэ яшь чакларыннан пенсиягә чыкканчы колхозда хезмәт икәннәр. Өч бала устергәннәр. Олы уллары Самат Казан шәһәрендэ яши, кызлары Римма Апас районында тора, төпчек уллары Сәид туган йортында калган. Өчесенең дә гаиләләре, икешәр баласы бар.
Нуруллиннар гаиләсе бик тату һәм эшчән. Күршеләре, авыл халкы, туганнары белән дус мөнәсәбәттә, шуның өчен аларны барысы да хөрмэт итә.