Районның иң яхшы чыршысына конкурс игълан ителде

2016 елның 2 декабре, җомга

   Кама Тамагы районының Иң яхшы чыршысына конкурс игълан ителде. Конкурс кышкы каникуллар чорында балаларга, яшүсмерләргә һәм яшьләргә ял итү өчен уңай шартлар тудыру, халыкның мәдәни мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерү, Яңа 2017 елны  каршылау өчен Кама Тамагы муниципаль районының торак пунктларын бизәүнең эстетик дәрәҗәсен арттыру максаты белән оештырыла.

    Конкурста катнашучылар булып районның барлык мәдәният учреждениеләре белән берлектә шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетлары тора. Барлык катнашучылар да ике номинациядә бәяләнәчәк: "Шәһәр җирлеге мәдәният учреждениесенең   иң хшы чыршысы" һәм "Авыл җирлеге мәдәният учреждениесенең   иң яхшы чыршысы". Конкурста катнашу өчен чыршы куерга, аны бизәргә һәм 20 декабрьгә кадәр кардан фигуралар ясарга кирәк.

   Конкурска нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү гыйнвар аеның беренче декадасына планлаштырыла. Бу ике номинациядә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак: 1нче урынга - 5000 сумга кыйммәтле бүләк, 2 урын - 4000 сум, 3 урын – 3000 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International