Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе "Бердәм кайнар линия көне " уздырачак

2016 елның 2 декабре, җомга

Хөрмәтле каматамагылылар!

   6 декабрь көнне  8 дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе "Бердәм кайнар линия көне " уздырачак.

   Гадәттәгечә, ел азагына  күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү саны арта. Шуңа күрә күчемсез милек сатып алуга бәйле мәсьәләләр аеруча әһәмиятле. Ә нәкъ менә: ничек торак һәм акчасыз калмаска, нинди хокукый механизмнар килешүне куркынычсыз итәргә ярдәм итә, исәп-хисапны  ничек ясарга? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе белгечләре җавап бирәчәкләр..

   Каматамагылыларга 8 (84373) 2-59-36; 8 9377701500 (доб. 1140) телефоннары аша  Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча муниципальара бүлегенә шалтыратырга кирәк.

   Татарстан Республикасының бүтән шәһәрләре һәм районнары  халкы өчен телефон номерларын Идарәнең рәсми сайтында – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар линияләр бүлегендә таба аласыз.

   Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.

Пресс-хезмәт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International