2 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гыймадиева "Сезнең өчен безнең күңелләр һәм йөрәкләр ачык" дип исемләнгән тематик чара үткәрде .
Чара уен формасында узды. Анда катнашучылар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, яшь чакта яратып җырлаган җырларын башкардылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар: "Рәсемне тап", "Бер, ике, өч - күтәр!", "Алтын мандарин", "Ир-атлар – алга!". Чараның иң күркәм үзенчәлеге лотерея уены иде, анда һәркем Әтәчтән кызыклы бүләк алды.