"Дөньяның барлык төсләре" республика фестивале

2016 елның 2 декабре, җомга

   2 декабрь көнне  Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт – сәламәтләндерү комплексында "Дөньяның барлык төсләре" республика фестиваленең зона этабы булып узды.

   Проектта Кайбыч, Буа һәм Кама Тамагы муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы  Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, МР Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Елена Гыймадиева мөрәҗәгать итте.  

   Фестиваль кысаларында балалар үз проектларын яклады. 3 проект тәкъдим ителде. Барлык милләтләрне берләштерә торган гадәти булмаган матур номер күрсәтеп, Кайбыч беренче урынны яулады. Алар 6 декабрь көнне Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырулы. Тантанага чакыруны шулай ук Кама Тамагы районының  Рудник урта мәктәбе алды, әмма алар  20 000 сум грантка дәгъва итә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International