5 декабрь көнне терлекләрнең кышлату торышын тикшерү максаты белән Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин "Кама Тамагы" АХП "Кече Бортас", "Яңа Сала" һәм "Шәпкә" бүлекчәләрендә булып кайтты.
Чарада шулай ук Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, "Кама Тамагы" АХП директоры Рамил Каюмов һәм бүлек җитәкчеләре катнашты. Алар авыл хуҗалыгы техникасының саклауга куелуы, машина-трактор паркы территориясенең, көзге-кышкы чорда техниканы ремонтлау участоклараның торышына да игътибар бирделәр.
Бүлек җитәкчеләренә терлекләрне тоту, ашату һәм җылы су эчерүне оештыру буенча киңәшләр бирелде.