Генераль Ассамблеяның 1992 елның 14 октябрьдәге резолюциясе нигезендә бөтен дөньяда 3 декабрьдә ел саен Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне без кунакка районыбыздагы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында актив һәм иң яхшы спортчыларның берсе Никаншина Светлананы чакырдык. Ул заманында Красновидово мәктәбен тәмамлаган . Светлана нинди генә авырлыкларга карамастан бер дә төшенкелеккә бирелми.
"Түгәрәк өстәл" барышында ул үзе турында сөйләде, спортта үзенең җиңүләре һәм бүләкләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты, ә 7-9 сыйныф укучылары аны кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Шулай ук Светлана мөмкинлекләре чикләнгән талантлы кызлар арасында "Татарстан энҗесе" дип аталган республика конкурсында катнашуы турында сөйләде. Мәктәп укучылары һәм педагоглар чараны үткәргәне өчен Светланага рәхмәтләрен белдерделәр, конкурста уңышлар һәм җиңү теләделәр.