Тиздән Яңа ел җитә

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

   Яңа елны каршылау - традицион бәйрәм. Бәйрәм быел да үзенчәлеклә үтәчәк.

   -Мәдәният бүлеге башкарма комитет белән берлектә шәһәр һәм авыл җирлекләрен бизәү һәм бәйрәм итү планын төзеде, -  ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Голованов. - Шәһәр җирлекләрен бәйрәм иллюминациясе, район мәдәният йорты янындагы мәйданны Яңа ел чыршысы, балалар шәһәрчеге, шугалак бизәячәк.

   24 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр барлык мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел чаралары узачак. Болар - сәхнә күренешләре, уен программалары, бал-маскарадлар, бәйгеләр, күңел ачу чаралары.

   Район мәдәният йорты каршындагы үзәк район чыршысы ачылышы 23 декабрьгә билгеләнгән. Шул ук көнне Куйбышев Затон, Тенештә дә чыршы ачылышы булачак. Тәмтедә авыл мәдәният йорты каршындагы чыршы 27 декабрьдә ачылачак.

   26-29 декабрьдә район мәдәният йортында учреждение, предприятие һәм профсоюз оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен "Яңа ел әкиятләре иленә сәяхәт" дип аталган бәйрәм чаралары оештырыла. 27 декабрьдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән, әз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче  һәм ятим балалар өчен хәйрия чыршысы уздырылачак.

   Яңа ел тамашасында муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов та катнаша.

   28 декабрьдә Казанда Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар өчен "Кар патшабикәсе өчен бал" дигән спектакль тәкъдим итә.

   2-6 гыйнварда Комаров, Гагарин урамнарында, Агрошәһәрчек, Южная Околица микрорайоннарында "Кышкы карусель" дип исемләнгән Яңа ел тамашалары була. Кышкы каникул көннәрендә район туган якны өйрәнү музее "Кыш бабайның тылсымлы мастерское" дип аталган бәйгеле уен программасы тәкъдим итәчәк. Биредә музей фондыннан һәм район халкының шәхси коллекциясеннән чыршы уенчыклары күргәзмәсе оештырылачак.

   Раштуага каршы төндә Кама Тамагы мәдәният йорты каршында һәм барлык рус авылларында күңел ачу чаралары булачак. 13 гыйнварда "Һәм тагын Иске Яңа ел" дип аталган театральләштерелгән тамаш Яңа ел бәйрәмнәре циклын төгәлли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International