Тәмте мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балачактан күрү буенча инвалид Юрий Леонтьевта кунакта

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

   1-10 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Тәмте мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балачактан күрү буенча инвалид Юрий Леонтьевта кунакта булдылар.

   Юрий 1962 елның 4 октябрендә  Тәмте авылында эшчеләр гаиләсендә  туа. Әнисе Мария Ивановна 40 ел тирәсендә Тәмте балалар бакчасында эшли, ә әтисе Константин Леонтьев балта остасы була. Үзе Юрий алты сыйныф белемен алган. Балачактан шигырьләр укырга,җырлар җырларга ярата, баянда уйнау күнекмәләрен өйрәнгән, Шаинский иҗаты белән кызыксына , балалар,халык,эстрада,хәрби җырларны ярата. Юрий берничә тапкыр Тәмте авылы мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясый.

   Хәзерге вакытта Юрий үз әнисе белән бергә яши. Әни кеше үзенең яшенә карамастан улына зур мораль ярдәм күрсәтә.

   Очрашу ахырында бергә үзләренең яраткан җырларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International