Кабул итү

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

   Эш планы нигезендә, гражданнарга юридик консультацияләр бирү  һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максаты белән, Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән берлектә 20 декабрь көнне  гражданнар кабул итәчәк .

   Кабул итү  Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиленең Аппаратында: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2 кат адресы буенча узачак. Анда балигъ булмаган балаларның сәламәтлек саклау өлкәсендә хокукларын яклау мәсьәләләре каралачак.

    Кабул итүгә  (843)236-61-64 телефоны аша чиратка язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International