Мини-футбол турниры

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

     11 декабрьдә “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында балалар-яшьләр спорт мәктәбе яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә 2006-2007 елларда туган балалар арасында мини-футбол буенча ачык беренчелек үткәрде.

     Турнирда Буа, Тәтеш, Кама Тамагы районнары командалары катнашты. Нәтиҗәдә Буа районыннан “Батыр” командасы 1 урынга, безнең районның “Кама” командасы 2 урынга, Тәтеш районның “Идел” командасы 3 урынга чыкты. Тәтеш капкачы Тиму Гатауллин, Кама Тамагының сакчы Рияз Айсин, Буадан һөҗүмче Никита Ильин иң яхшы уенчылар дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International